"Татар-информ"да "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә "Татарстан хәбәрләре"нең яңа форматы турында сөйлиләр

2016 елның 22 апреле, җомга

ММЧ вәкилләре чарада катнашу өчен чакырыла

25 апрель 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә "Новости Татарстана"/"Татарстан хәбәрләре" тапшыруының яңа форматын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. 

Чарада "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова, мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программаларның баш мөхәрирре Сәрия Хәбибуллина, «Новости Татарстана» тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева, "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын алып баручы Айгөл Бәдертдинова, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖнең компьютер дизайны үзәге җитәкчесе Алмаз Әкбәров катнаша.

ММЧ вәкилләре чарада катнашу өчен чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International