18 апрель сәгать көндезге 1дә, “Татар-информ” МА IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе уздыра.
Журналистлар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм әлеге форум рәисе Кадрия Идрисова, БТК БКның мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхиева килә.
Форумның быел апрельнең соңгы атнасында үткәреләчәге, Татарстанның үзеннән, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән барлыгы 500дән артык делегат катнашуы турында сүз баруы, форумның пленар утырышыннан кала, калфак туе үткәреләчәге билгеле.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга була.