Иртәгә, 15 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Безнең Татарстан" VI яшьләр форумы финалын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Очрашуда ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе, КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Виктор Туманин, "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов катнаша.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.