Иртәгә, 14 апрель10.00да, «Татар-информ» агентлыгы Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты (21-24 апрель) һәм суга сикерү буенча FINAның Дөнья сериясе (22-24 апрель) үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздыра.
Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе" автоном-коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров, ТР Дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаев җавап бирер дип көтелә.