"Татар-информ"да зур йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында сөйлиләр

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Иртәгә, 12 апрель, 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында "2016 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр гомум кулланылыштагы төбәк автомобиль юлларында зур йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлы чикләүләр кертү турында" дигән темага матбугат конференциясе була.

Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ, ТР буенча ЮХИДИ, Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International