11 апрельдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Бизнесс класс" программасын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрелә.
Очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов, "Саклык банкы" ГАҖ "Татарстан банкы" бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, Россия Google компаниясенең маркетинг буенча директоры Дмитрий Кузнецов катнаша.
Кечкенә бизнесы булган яки үз эшен ачарга хыялланган һәр татарстанлы өчен танылган эксперт-эшмәкәрләр җитәкчелегендә бушлай укулар узарга уникаль мөмкинлек бар. Онлайн-укытуны һәм традицион дәресләрне үз эченә алган программаның төп максаты - эш башлаучы эшмәкәрләрне икътисади тотрыксызлык шартларында реаль бизнесны үстерү мөмкинлеге бирүче яңа ысуллар белән таныштыру.