«Татмедиа» АҖ 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында «Подписка өчен – телевизор» дигән конкурс игълан итте.
Аның шартлары бик гади. Моның өчен «Татмедиа»ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен «Акция» дигән тамга белән түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Квитанция күчермәләрен интернет аша podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга да була. Аларны җибәргәндә телефон номерыгызны, исем, фамилиягезне дә күрсәтергә кирәк.
Иң зур бүләк – телевизор (28000 сумлык). Ул иң зур суммада язылган кешегә булачак. Өстәмә призлар - 3 фотоаппарат (5700әр сумлык), 12 табак-савыт җыелмасы (1595әр сумлык) һәм 45 кешегә бүләкләр җыелмасы (550 сумлык) да бар. Алар шулай ук басмаларга язылуның гомуми бәясеннән чыгып, зур суммадан кими бару тәртибендә тапшырылачак. Алар квитанцияләрне юллау датасына карап, алданрак җибәрүчеләргә эләгәчәк.
Акциягә нәтиҗә 2016 елның 19 августында ясалачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 20 секнтябрьдән дә соңгы калмыйча тапшырылыр, дип вәгъдә итә конкурсны оештыручылар.
Газета-журналларга почта бүлекчәләрендә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ә «Татмедиа» басмаларының тулы исемлеген www.tatmedia.ru яки www.tatpost.ru/Podpiska сайтларында табарга була. “Зәй офыклары” да – «Татмедиа» басмаларының берсе.
Хөрмәтле зәйлеләр, конкурста катнашырга ашыгыгыз! Өстәвенә, яраткан басмаларыгыз да ярты ел буе сезне кызыклы, гыйбрәтле, файдалы язмалары белән сөендереп торыр.