Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Иртәгә, 1 апрельдә 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру” темасына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Очрашуда Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин катнаша.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.