Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциясенең журналистикага багышланган секциясе ТР парламентында була

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Чара Г. Тукайның тууына 130, М. Җәлилнең тууына 110, татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана

30 март көнне сәгать 10.00 дә ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы була. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).

Бу хакта ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирелә торган 12 нче гимназиясе белән берлектә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, уздырыла.

Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел, татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.

Барысы 4 секциядән гыйбарәт конференциянең укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә 24 мартта үткәрелгән. Анда “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр каралган. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булып, ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашуга корылган. Сөйләшү исә татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр; укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысына багышланган иде.

Шулай ук “Театр яктылыкка, нурга илтә!” секциясе каралган, ул, исеменнән аңлашылганча, драматургиягә нисбәтле һәм татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International