Андрей Кузьмин республиканың иң яхшы хат ташучыларын һәм почта элемтәсе бүлеген тәбрикләде

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде.

Конкурс 2016 елның 1 яртыеллыга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән һәм җиңүчеләр “Авылның иң яхшы хат ташучысы”, “Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы”, “Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы”, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге” номинацияләрендә бүләкләнде. Бәйгедә катнашуның төп шарты — “Татмедиа” АҖ тарафыннан чыгарыла торган басмаларга язылу, алдагы яртыеллык белән чагыштырганда, кимендә 5 процентка артыграк булу.

Нәтиҗәләр буенча, “Авылның иң яхшы хат ташучысы” исеменә Балтач районыннан Гөлзилә Әхмәтҗанова, “Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы” исеменә Буадан Надежда Майорова, “Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы” исеменә Түбән Камадан Вера Ефремова, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге” исеменә Кама Тамагы районыннан Куйбышев Затоны почта элемтәсе бүлеге лаек булды. Хат ташучыларга 15 әр мең сум, почта бүлекчәсенә 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылды.

Андрей Кузьмин иң элек “Татарстан почтасы” җитәкчелегенә тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. “Хәзерге авыр заманнарда без һаман да бергә, әле дә булса карашларыбыз уртак һәм барлык стратегик мәсьәләләрне без аңлашып чишәбез. Сезнең ярдәмне без һәрдаим тоеп яшибез”, - диде генераль директор.

Хат ташучыларга килгәндә, “Татмедиа” АҖ җитәкчесе аларның халык өчен юрист та, консультант та дип атады. “Сезнең ярдәмнән башка гына абунәчеләрнең яңаларын табу, тиражларны арттыру һич кенә дә мөмкин булмас иде һәм безнең журналистларыбызның, фотографларыбызның эше дә файдасыз булыр иде”, - диде. Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, тагын бер атнадан, ягъни 1 апрельдән 2 яртыеллыкка язылу кампаниясе башланачак. Бу эштә дә ул хат ташучылар ярдәменә таянуын белдерде.

“Татарстан почтасы” оешмасы җитәкчесе урынбасары Светлана Гришина җиңүче хат ташучыларга рәхмәт җиткереп, республиканың 8,5 меңләп хат ташучысы сездән үрнәк алып, сезгә тигезләнә ала, диде. “Татарстан, гадәт буенча, Россия Федерациясендә иң күп укучы төбәк булып кала бирә. Беренче яртыеллыкка язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, республикада 1 мең кешегә 339 данә басма туры килә. Ел саен “Россия постасы” аша укучыларга 45 миллион данә газета-журналлар җиткерелә. Шуларның 20 миллионы — “Татмедиа” оешмасы басмаларына туры килә. Бу оешма безнең стратегик партнерыбыз булып тора”, - диде һәм алга таба да бергә нәтиҗәле эшләргә вәгъдә бирде.

Ул шулай ук алдагы яртыеллыкка басмаларга язылганда абунәчеләргә 15 процент ташлама ясалачагын хәбәр итте.

Тантана истәлеккә бергәләп фотосурәткә төшү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International