Иртәгә, 24 мартта, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда VII чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларда беренчел тавыш бирүне үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уза.
Очрашуда беренчел тавыш бирүне үткәрү буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаша.