Журналистлар pr@tatar-inform.ru.электрон почтасы аша аккредитация уза ала
23 мартта 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында TMTV телеканалының беренче музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада TMTV телеканалы премиясе белән бүләкләү тантанасының баш режиссеры Ирина Алешина, TMTV телеканалы мөхәррире Лилия Кадыйрова, Татарстан Республикасы халык артисты, премия номинанты Хәния Фәрхи, “Тәмле көрәш” телетапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов, җырчы, премия номинанты Илсөя Бәдретдинова катнаша.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Журналистлар pr@tatar-inform.ru.электрон почтасы аша аккредитация уза ала.