"Татар-информ"да "Рукопожатие" кинофорумы ачылу турында сөйлиләр

2016 елның 18 марты, җомга

21 март көнне14.00дә "Татар-информ" агентлыгында «Рукопожатие» кинофорумы ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына «Рукопожатие» проектының җитәкчесе Элла Митина һәм режиссер һәм сценарийлар авторы Юсуп Разыйков җавап бирәчәк.

Казанда 20-23 март көннәрендә "Мир" кинотеатры, Казан дәүләт мәдәният институты һәм ТР халыклары Дуслык йортында җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләр проблемаларына багышланган Н.Я.Киселев исемендәге «Рукопожатие» Бөтенроссия кинофорумы фильмнарын күрсәтелә. Чараның төп темасы - милләтара һәм конфессияара толерантлыкны, бүгенге дөньяда милләтләр арасында дуслык һәм тынычлыкны ныгыту.

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru адресы буенча узарга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International