Иртәгә, 18 мартта 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рус музее мәдәни-күргәзмә үзәге ачылуына багышланган матбугат конференциясе була.
Очрашуда Рус музее директоры Владимир Гусев, Рус музее директорының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары Анна Цветкова, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музее директоры Розалия Нургалиева катнаша.