Газетаның беренче баш мөхәррире – Любовь Агеева. 1995 елда аны басманы бүгенге көнгә кадәр җитәкләүче Венера Якупова алыштырды.
Бүгенге көндә газета атнага дүрт тапкыр чыга: сишәмбе, чәршәмбе (эшлекле сан), пәнҗешәмбе, җомга. Пәнҗешәмбе саны телепрограмма белән 24 битле булып дөнья күрә һәм халык телендә «толстушка» дип йөртелә. Аның тиражы 24 мең данәдән артып китә.
Газета журналистлар арасында уза торган «Бәллүр каләм» бәйгесендә дүрт тапкыр – 1998, 2001, 2002 һәм 2015 елларда җиңү яулады. Берничә тапкыр массакүләм мәгълумат чараларының бөтенроссия фестивале «Вся Россия» бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүчесе. 2003 елда әлеге фестивальдә «Казанские ведомости» «Хатын-кызлар, өй һәм гаилә басмасы» номинациясендә Гран-прига ия булды. 2015 елда басма «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» республика бәйгесендә «Легендар мультимедияле редакция» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
«КВ»ның максатчан аудиториясен 16 яшьтән 90 яшькә кадәрге укучылар тәшкил итә – күптән түгел уздырылган сораштыру шуны күрсәтте. Алар арасында хезмәткәрләр, укытучылар, табиблар, хуҗабикәләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшчеләр, мәктәп укучылары, студентлар бар. Абунәчеләрнең 90 проценты газетаны гаиләсе белән укый, укучыларыбызның 20 проценты аны беренче саныннан ук алдыра.
«Казанские ведомости»ның сайты 2000 елның гыйнварында эшли башлады. Бүген сайтта күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин: kazved.ru үзенең кәгазь версиясен кабатламый, шуны киңәйтә һәм тулыландыра.
Корреспондентлар төрле илкүләм һәм халыкара конкурсларда даими рәвештә призлы урыннар алып килә. 2005 елда рәссам Вячеслав Бибишев XVII Халыкара юмор һәм сатира конкурсында Гран-при – «Алтын эзоп» статуэткасына ия булды. 2009 елда корреспондент Диана Кадырова «Тәмәке тартуны ташлаучы көндәлеге» материаллары өчен «Россия – тәмәкесез» бөтенроссия бәйгесендә җиңүче дипломын алды. 2011 елда бүлек мөхәррире Ольга Иванычева, социаль һәм пенсия тематикасын яктыртканы өчен, «Ышаныч» бөтенроссия бәйгесендә I урынны алды. 2012 елда журналист Гөлнур Хафизова Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.
Укучылар сугыш чорына кагылышлы әйберләр турында сөйләгән акция 2015 елда Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшысы дип табылды. Ул «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» номинациясендә җиңүче булды.
2016 ел башында баш мөхәррир Венера Якупова, «Добро и зло российской журналистики» китабы өчен, «Россия журналистикасының алтын киштәсе» номинациясендә Россия Журналистлар берлеге премиясенә ия булды.