Татарстанда журналистлар өчен “Бәллүр каләм” XIX конкурсы игълан ителде

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бәйгегә эшләр 9 номинация һәм 2 махсус проект буенча кабул ителә. Быел конкурска “ММЧда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен” исемле яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә министрлык һәм ведомстволарның, предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләренең, РФ дәүләт идарәсе органнары территориаль структураларының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, матбугат секретарьлары катнаша.

Конкурста катнашучыларның эшләре ТР Журналистлар берлегендә (Казан, Декабристлар ур., 179 нчы йорт, 3 нче подъезд) 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Почта аша юллаган очракта, “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” конкурсына дип искәртергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.

Конкурсның нигезләмәсе белән http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/zayavka-na-uchastie-v-xix-konkurse-v-sfere.htm сылтамасы буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International