"Татар-информ"да "Глаголица" балалар әдәби премиясе турында сөйлиләр

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Иртәгә, 15 мартта 12.30да, «Татар-информ» агентлыгында "Глаголица" III балалар бәйсез әдәби премиясе һәм "Глаголица" балалар әдәби премиясендә катнашучыларның әсәрләре буенча иң яхшы кыска метражлы фильм конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада "Счастливые истории" балаларга ярдәм хәйрия фонды директоры Ирина Хөснетдинова, ТРның халык шагыйре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай, М.Җәлил һәм А.Алиш исемнәрендәге республика премияләре, Андерсен исемендәге Халыкара әдәби премия лауреаты Роберт Миңнуллин һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге әдәби премия, "Золотое перо Руси" халыкара әдәби премиясе лауреаты Борис Вайнер катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International