Россиядә “Журналистлар – җирле хакимият өчен” конкурсы старт ала. Массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан 131-нче номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, муниципаль реформа уздыру барышын һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яктырта торган иң яхшы материаллар Мәскәүдә билгеле булачак.
2015 елның 1-нче мартыннан 2016 елның 1-нче мартына кадәр бастырылган материалларны 26-нчы мартка кадәр анкета-гариза белән бергә konkursmsu@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Нәтиҗәләр 5-нче апрельдә чыгарылачак.
Конкурсның номинацияләре, үткәрелү вакытлары һәм катнашу шартлары турындагы тулырак мәгълүмат сайттакүрсәтелгән.