“Татар-информ” агентлыгында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале турында сөйләячәкләр

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе
4 февральдә 11.00 сәгатьтә Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинг-залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясында уза торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең 16 нчы ачык телевизион яшьләр фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.
Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, ТР да бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International