4 февральдә 9.30 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинг-залында “FIFA-2017" Конфедерацияләр кубогы стартына кадәр - 500 көн” темасына багышланган матбугат конференциясе уздырыла.
3 февралдә “FIFA-2017” Конфедерациясе кубогына – 6 конфедерациянең дә чемпионнары һәм гамәлдәге чемпион да киләчәк футбол яратучыларның олы бәйрәменә 500 көн кала. Шул уңайдан Мәскәү каласында “FIFA-2017” Конфедерациясе кубогы эмблемасы тәкъдим ителәчәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи белән бергә Казан турнирны оештыручы-шәһәр буларак катнаша. Алдагы ярышлар һәм Казанның шуңа әзерлеге турында иртәгә “Татар-информ” агентлыгы матбугат конференциясендә сүз барачак.
Очрашуда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле, шулай ук статс-секретарь, Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикованың да катнашуы көтелә.