Быел Татарстан китап нәшрияты үзенең 97 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаган "Татарстан китап нәшрияты" ДУП директоры Илдар Сәгъдәтшин докладын шундый сүзләр белән башлап, предприятиенең 2015 ел йомгаклары белән таныштырды һәм, соңыннан, планнары белән уртаклашты.
Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "МКС" Медиакоммуникация берлеге президенты, "СТС Медиа" генераль директоры урынбасары Сергей Петров, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының тышкы сәясәт мәсьәләләре депатаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм башкалар катнашты, алдан төп доклад белән «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыкты.
И.Сәгъдәтшин билгеләп үткәнчә, нәшриятның эшчәнлеге Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев кебек күренекле әдипләребезнең исемнәре белән тыгыз бәйләнгән. Бүген Татарстан китап нәшриятында югары әзерлекле 100гә якын белгеч хезмәт куя. Татар, рус, инглиз телләрендә һәм шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче башка халыклар телләрендә елына уртача 200ләп исемдә китап нәшер ителә. 2015 елда Татарстан китап нәшриятында гомуми тиражы 400 меңнән артык булган 194 китап басылып чыкты. Шуларның 114е – социаль әһәмияткә ия әдәбият, һәм аның тиражы 260 меңнән артыграк.
Ә инде еллык эш нәтиҗәләренә күз салсак, нәшриятта төп 3 күрсәткеч буенча уңай динамика күзәтелә, дип саный директор. Аның сүзләренчә, узган ел китап сатудан кергән табыш 5 процентка артты. Саф табышның үсеш тизлеге исә 10 процент тәшкил итте. Ә нәшрият складларында сатылып бетмәгән китапларның саны 56 процентка кимеде. Әйтергә кирәк, әлеге нәтиҗәләргә ел дәвамында оештырылып килгән төрле үтемле чаралар ярдәмендә ирешелде. Бу җәһәттән, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырылган «Китап бәйрәме» проектын аерым билгеләп үтәсем килә. Әлеге чара кысаларында республикабыз районнарында китап күргәзмәләре эшләде, әдәби китап һәм дәреслекләр авторлары белән очрашулар үтте, анда китап сәүдәсе оештырылды. Шулай итеп, без июнь аеннан алып шундый 16 очрашу уздырдык. «Әдәби ишегаллары», ягъни «Литературные дворики» дип исемләнгән шәһәр проектында да актив катнашып, ел дәвамында без шундый 40тан артык чарада катнаштык, диде директор.
“2015 елда нәшрият Россия күләмендәге һәм халыкара әдәбият, китап фестивальләрендә һәм әдәби проектларда катнашып, әлеге чараларда безнең китаплар берничә тапкыр дәрәҗәле номинацияләрдә җиңеп тә чыкты, - диде. - Мәсәлән, алар арасыннан «Книга России» дигән Мәскәү фестивалендә катнашкан «Стили и формы» сериясен һәм 15 телдә басылып чыккан «Шүрәле» әкиятен аерым билгеләп үтәсем килә. Ә инде Ашхабадта югары дәрәҗәдә үткәрелгән Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә нәшриятның уникаль коллекциясеннән булган «Татар китабы» һәм «Татарча сөйләшик» дигән басмалар дипломнар белән бүләкләнде”.
Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүче төрле категория укучылар өчен уку-укыту әсбаплары бастырып чыгару нәшриятның элек-электән күләмле һәм бик кирәкле эш юнәлеше булып тора. Бу өлкәдәге гаять зур эшчәнлек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә, үзара тыгыз бәйләнештә, алып барыла. Федераль Законның яңа таләпләрен һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыкларын үтәү максатыннан, нәшриятыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча уку-укыту әсбапларының электрон формаларын булдыру һәм алга таба аларны дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү җәһәтеннән дә нәтиҗәле эш алып бара. 12 дәреслек федераль исемлеккә кертелде. 34 дәреслек экспертларның уңай бәяләмәсен алды һәм 2016 елда федераль исемлеккә кертү өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде.
2015 елда татар теле һәм әдәбияты буенча 46 электрон дәреслек эшләнде һәм аларны IOS, Android, Windows кебек төп операцион системаларда файдалану мөмкинлеге булдырылды. Хәзер безнең алда тагын 13 электрон дәреслекне әзерләү һәм аларны дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү бурычы тора.
Бүгенге көн таләпләреннән һәм укучыларның мәнфәгатьләреннән караганда, әдәбиятның популярлыгын арттыруда иң нәтиҗәле чараларның берсе – Интернет челтәредер. Интернет челтәре аша татар әдәбиятын популярлаштыру һәм китап сату өчен нәшрият төрле чаралар үткәрде. http://www.tatkniga.ru/ интернет-сайтында һәм cоциаль челтәрләрдә үзебез чыгарган продукция турында мәгълүмат биреп барыла. Социаль челтәрләрдә нәшриятның рәсми группалары оештырылды. 7 ай эчендә группаларда катнашучыларның саны 1500дән артып китте. Шунысы игътибарга лаек: социаль челтәрләргә үтеп кергәннән соң, сайтта сатылган китаплар саны 10 тапкыр, ә керем якынча 8 тапкырга артты. Россия төбәкләрендә китаплар сатып алу географиясе дә киңәйде, мәсәлән, 2014 елда анда 16 регион теркәлгән булса, 2015 елда алар саны 37гә җитте, дип сөйләде И.Сәгъдәтшин.
“Татарстан китап нәшрияты” ДУП директоры игътибарны юнәлтеп, бүген Интернет челтәрендәге ресурсларны карасак, татар әдәбияты белән кызыксынучылар өчен бердәм мәйданчыкның булмавы ачык күренә, ә инде эшләп килгән ресурслар мораль яктан бик нык искергән, диде. Шул ук вакытта потенциаль аудиторияне анализлау Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүчеләрнең татар әдәбияты һәм аның мирасы белән кызыксынуы артуын күрсәтте, дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче халыклар арасында татар телен популярлаштыру һәм татар әдәбиятын тарату, шулай ук халыкара аудиторияне җәлеп итү максатыннан, укучылар, китап авторлары һәм нәшрият арасындагы элемтәне ныгыту өчен, Татарстан китап нәшрияты, бердәм аралашу мәйданы итеп махсус мәгълүмати платформа эшләү проектын гамәлгә ашырырга керешәчәк. Портал «Таткнигафонд», «Таткнига» интернет-сайтларын, интернет-кибет һәм түләүсез онлайн-китапханә мөмкинлекләрен берләштерәчәк, татар әдәбияты белән кызыксынган аудитория өчен онлайн-мәйданчык булачак һәм ул татар әдәбиятын популярлаштыру һәм саклап калу мәсьәләләрен хәл итәчәк.
Проектны үз мөмкинлекләребез белән 2 ел эчендә 2 этапта гамәлгә ашырырга уйлыйбыз, ди директор. Быел «Татар әдәбияты үзәге» дигән портал һәм аның нигезендә интернет-кибет ачу планлаштырыла. Онлайн-китапханәне һәм аралашу мәйданчыгын 2017 елда гамәлгә кертү күздә тотыла. Сайтның концепциясе хәзерге укучылар аудиториясенең таләпләренә туры килергә тиеш. Электрон китапханә китапларның электрон каталогын, аларны параметрлар буенча сайлау һәм үз китапханәңне булдыру мөмкинлеген күз уңында тотар дип ниятләнә. Шуның белән бергә, китапларны төрле мобиль җайланмаларда уку мөмкинлеге дә булачак.
Порталда авторларның төрле жанрларда, төрле телләрдә язылган һәм төрле нәшриятларда басылган, татар мәдәниятенә караган әсәрләрен урнаштыру планлаштырыла. Китапларны халыкара масштабта һәркем түләүсез укый яисә түләү хисабына үзенең компьютерына күчертеп ала алачак. Моның өчен ресурсның күптеллелеге, бөтен җайланмалар белән тәңгәл килүе һәм социаль челтәрләргә үтеп керү мөмкинлеге булдырылачак.
Чыгышын нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин быел тууына 130 ел тулачак Габдулла Тукайның китапка мәдһия җырлаган шигъри юллары белән тәмамлады.