2015 ел дәвамында "Татар-информ" агентлыгы Татарстан медиаресурслары рейтингындә әйдәп барган. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматына караганда, узган республикада интернет-кулланучыларның аудиториясе 3,5 млн кешедән арткан. Аларның 53 проценты Челтәргә көн саен кергән.
"TNS мәгълүматлары буенча, континет булдыру буенча "Татмедиа" АҖның тәүлегенә 100 меңнән артык кеше кергән сайтлары лидер санала. Керүчеләр саны буенча алардан эзләү системалары, социаль челтәрләр, популяр онлайн-кибетләр һәм белдерүләр" сайтлары гына алда", - дип билгеләп үтте А.Зарипов.
"Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча, узган ел дәвамында Татарстан медмаресурслар Топында «Татар-информ» агентлыгы, «Бизнес-онлайн», Sntat, «KazanFirst», «ProKazan» электрон газеталары, «Эфир» телеканалы, «Вечерняя Казань», «Коммерсантъ – Волга-Урал» газеталары, районнардан «Челнинские известия» һәм «НТР» телеканалы сайтлары булды", - дип ассызыклады агентлые җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, 2014 ел белән чагыштырганда Татарстанның кайбер интернет-басмаларының аудиториясе арткан.