Разил Вәлиев бүген дусларын җыйды

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

ТР Милли китапханәсендә “Дәрья” әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу үткәрде. Чарага бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Разил Вәлиевның иҗатташ дуслары җыелган иде.

"Бу дөньяның мин бер кисәкчеге" дип аталган шигъри-музыкаль кичә исә китап подиумын күрсәтүдән башланды. Разил Вәлиевнең дистәләгән басмалары китапханәгә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителде. "Шагыйрь үзенең иң матур шигырьләрен яшь чагында яза. Һәр жанрның үз яше бар дип саныйм. 60тан узгач мәхәббәт турында шигырь язып булмый, шуңа да, олыгайгач, шагыйрьләрнең проза әсәрләре язуга күчүе һич тә гаҗәп түгел", - дигән фикердә  Разил Вәлиев.

Аннан соң "Яңа гасыр" телеканалында "2015 ел - Әдәбият елы" уңаеннан төшерелгән "Әдәби марафон" тапшыруы кысаларында укылган шигырьләре тамашачыларга тәкъдим ителде.

Әдәби чара шигырьләргә, җырларга искиткеч бай булды. Татарстанның халык артисты, Р. Вәлиевнең якташы Рафаэль Сәхәбиев "Сагынам", "Сәйдәш моңы" җырларын башкарды.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин: "Разил Исмәгыль улы Галиәсгар Камал театрының бер генә премьерасын да калдырмый, карап бара. Камал театрының сезнең кебек фанаты булу белән без бик горурланабыз", - диде һәм ТР Милли музеенда янгынга багышланган "Яна музей" һәм "Әнкәйгә хат" дип исемләнгән шигырьләр укыды.

Казан шәһәренең 65 нче мәктәбе укучылары Разил Вәливнең шигырьләрен биш телдә сөйләде. Рәдиф Гаташ Разил Вәлиев белән танышуларына 50 ел узганын, күп иҗатташ дусларының инде арада юклыгын ассызыклады. "Разил алар өчен дә эшли, дәүләт эшен дә башкара. Ил мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу матур сүзләр генә түгел, Разил яшьтән шундый кеше иде. Ул бөтен дөньяны гизгән шәхес", - диде ул.

Рабит Батулла Разил Вәлиев белән булган кызыклы вакыйгаларны хәтерендә яңартты. "Татар җыры" конкурсы лауреаты Альбина Мөхәррәмованың "Сөембикә", "Зинһар өчен кермә төшләремә", Рамил Миндиярның "Кышкы учак", "Яшьлегем канатында" җырлары, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының "Әйдә барыйк, кызлар карыйк", К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының "Язмышым юллары" спектакльләреннән өзекләр милли кичәне тагын да ямьләндерде.

Искәртеп узабыз: Разил Исмәгыйль улы Вәлиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячылар шурасы рәисе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International