2015 елда ТР буенча Роскомнадзор идарәсе яңа 71 ММЧ теркәгән

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2015 елдагы теркәү эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды. Идарә 71 массакүләм мәгълүмат чарасын беренче тапкыр теркәгән. Аларның 51е басма ММЧ, шул исәптән 25 газета, 25 журнал һәм 1 җыентык; 19 электрон ММЧ, шул исәптән 7 телепрограмма, 1 телеканал, 1 радиопрограмма, 10 радиоканал, 1 мәгълүмат агентлыгы.

40 ММЧ яңадан теркәлү узган, аларның 21е басма ММЧ, шул исәптән 12 газета; 9 журнал; 19 электрон ММЧ, шул исәптән 8 телеканал, 11 радиоканал. ММЧны теркәү турындагы 53 таныклыкка үзгәрешләр кертелгән, аларның 4се газета, 2 се журнал, 11 телеканал, 15 рдиоканал, 1 мәгълүмат агентлыгы.

Идарә тарафыннан редакцияләре Татарстан Республикасында урнашкан 113 ММЧ реестрдан сызып ташланган, аларның 20се - суд карары, ә  93е - гамәлгә куючылар гаризасы буенча. 

2015 елның 31 декабренә редакцияләре Татарстан территориясендә урнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары реестрында 1061 ММЧ бар, дип хәбәр итә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International