Дүшәмбе, 15 гыйнвар көнне, 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында алкоголь базары өлкәсендә закон бозу очраклары турындагы расланган хәбәрләр өчен бүләкләү тәртибенә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнаша.