«Татар-информ» агентлыгында торак-коммуналь хуҗалык эше турында сөйлиләр

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Иртәгә, 24 декабрьдә 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге” коммерцияле булмаган партнерлык иҗтимагый оешмасының 2015 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе үткәрелә. Чарада “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге” коммерцияле булмаган партнерлык рәисе Михаил Застела, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге” коммерцияле булмаган партнерлык башкаручы директоры Дмитрий Романов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International