Иртәгә, 23 декабрьдә 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында таможня органнарының 2015 елгы эшчәнлеге нәтиҗәсенә багышланган матбугат конференциясе башлана.
Чарада Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы, таможня хезмәте полковнигы Дмитрий Перфилов, Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары, Татарстан таможнясы майоры Сергей Кремезной, Татарстан таможнясы башлыгының урынбасары вазыйфаларын башкаручы, таможня хезмәте полковнигы Ләйлә Туфеулова катнаша.