“Татар-информ” МА коллективы ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

«Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Искәртеп үтик: быел агентлыкка 25 ел тулды. Агентлыкның 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татар-информ» планета буйлап атлый” дигән флешмоб эшләде. Моннан тыш, Казан журналистлары арасында ике этапта “ГТО-шоу” уздырылды. 3 июльдә “Татар-информ” агентлыгының рус телендәге яңа сайты тулы көченә эшли башлады.

Россиянең әйдәп баручы «Яндекс» эзләү сайтының объектив мәгълүматларына караганда, «Татар-информ» Идел буе ММЧ арасында ясалган сылтамалар буенча беренче һәм сылтама иң күп ясала торган Россия мәгълүмат агентлыклары егермелегенә керә.

«Татар-информ» тәүлек буе рус телендә 250гә кадәр хәбәр тәкъдим итә, татар телендә - 40лап оригиналь хәбәр, 25-30 - инглиз телендә. Гомумән, аена агентлыкның 1 миллионнан артык материалы укыла.

2014 елдан башлап «Татар-информ» МА базасында һәм аның көче белән «Спорт FM Казань» радиосы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International