"Татмедиа” АҖ генераль директоры боерыгы белән 2015 елның 15 декабереннән “Шәһри Чаллы” газетасы редакторы вазыйфаларын башкару Мирһади Мирзаян улы Разовка йөкләнде. Ул тумышы белән Актаныш районы Аеш авылыннан. Татарстан Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен йөртә. Мирһади Разов күп еллар Чаллы телевидениесендә тематик тапшырулар бүлеген җитәкли, үзе дә тапшырулар әзерләп алып бара. 2012 елда “Шәһри Чаллы” газетасына баш мөхәррир урынбасары итеп чакырыла. Гаилә хәле: өйләнгән, ул һәм кыз тәрбияләп үстерә.