Иртәгә, 16 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының мәдәни-мәгариф проектларын презентацияләүгә багышланган матбугат конференциясе уза.
Чарада ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкаручы директоры Нурия Хәшимова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков, «Дорога из города» бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров, композитор Радик Сәлимов катнаша.