Иртәгә, 15 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «NET-контент» конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган матбугат конференциясе уза.
Чарада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Марат Долгов, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова катнаша.