Бүген 14 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ялган алкоголь продукциясе проблемаларына багышланган матбугат конференциясе уза. ТР буенча ЭЭМ ның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов, РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, "Татспиртпром" ААҖ генераль директорының мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары Ринат Билалов журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.