Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле гастрольләре була. Шул уңайдан 11 декабрь сәгать 11.00дә «Татар-информ» МА Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт (1 нче кат) адресы буенча “Къырым” ансамблендә катнашучылар белән матбугат конференциясе үткәрә.
Аерым алганда, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бирү бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, “Къырым” фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Сервер Какура, вокалчы Әминә Мостафаева, балет артисты Мавилә Меметова, оркестр артисты - Кырымның атказанган артисты Рефат Меметов журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә әзер булып килә.