Иртәгә, 10 декабрь сәгать 14.00дә, ТРда күпләп һәм берәмләп сатуга ЕГАИС системасын кертүгә багышлап, «Татар-информ» МА (Казан, Декабристлар ур., 2) матбугат конференциясе үткәрә. ЕГАИС – ул этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен исәпкә алу буенча Бердәм Дәүләт Автоматлаштырылган Мәгълүмат Системасы.
Матбугат конференциясендә этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инстпекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, ТР буенча ЭЭМның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов катнаша.