Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Казан Кремлендә ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды.

Бүләкләү тантанасын ачып, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Президентының эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев билгеләп узганча, Татарстанда Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан очрашу күркәм гадәткә әверелде. Ул ассызыклаганча, җәмәгатьчелек катнашыннан башка ришвәтчелеккә каршы көрәшеп булмый.

Журналистларга аерым мөрәҗәгать итеп, Савельев гаммәви мәгълүмат чараларында пәйда булган материалларга шунда ук игътибар ителә дип белдерде. "Андый материаллар буенча тикшерүләр үткәрү турында боерык бирәбез һәм расланган очракта административ чаралар күрәбез", – диде ул.

Хәзер ришвәтчелеккә каршы көрәштә гражданнар җәмгыяте вәкилләре дә актив ярдәм күрсәтә, алар дәүләт органнары хезмәткәрләре белән берлектә ел дәвамында профильле комиссия эшләрендә катнашкан, тикшерүләр үткәргән. 

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима билгеләп узганча, быел конкурс бишенче тапкыр уза. "Бүген без балалар, укучылар, урта махсус уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешма вәкилләрен, уку елы дәвамында ришвәтчелекне кисәтү буенча эшләр башкаручыларны бүләклибез. Укучылар өчен конкурсларда катнашу – үзләренең гражданлык позициясен чагылдыру", – диде ул журналистларга.

Быел бәйгедә республиканың барлык районнары да катнашкан. ТР Мәгариф һәм фән министлыгы мәгълүматлары буенча, ел дәвамында "Илемнең киләчәге – минем кулларда" дигән иншалар конкурсы, "Коррупциягә "Юк!" диик", иҗади конкурсы, "Гадел яшәргә кирәк" бәйгесе үткәрелгән. Конкурста катнашу өчен 523 рәсем һәм плакат, рус телендә 176 инша, татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә 70 инша, шулай ук 16 видеролик алынган.

Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләрнең сүзләренә караганда, ришвәтчелеккә каршы иҗади проектлар җәмгыять өчен дә, яшьләр өчен дә файдалы.
Бүген шулай ук "Коррупция: журналист карашы" журналистлар конкурсына да нәтиҗәләр чыгарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International