Иртәгә, 8 декабрьдә, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Россия халыкларының заманча шигърияте антологиясе" һәм "Россия Федерациясе халыкларының милли әдәбиятларына ярдәм программасы" проектын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. Журналистларның сорауларына "Берләшкән гуманитар нәшрият" ЯАҖ генераль директоры Дмитрий Ицкович җавап бирәчәк.