Дүшәмбе, 7 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында адреслы һәм мохтаҗлык принципларыннан чыгып социаль ярдәм чаралары өлешендәге үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе уза. Брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнаша. ММЧ вәкилләре чакырыла.