Иртәгә, 1 декабрьдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» матбугат агентлыгында (Декабристлар ур.,2 йорт) коррупцион җинаятьләргә каршы көрәшкә багышланган матбугат конференциясе уза. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР буенча ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин, процессуаль контроль бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы Марат Мәхмүтов, Коррупциягә каршы законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Ринат Латыпов журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.