Иртәгә, 1 декабрьдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе уза. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, РФ Кулланучылар хокукларын яклау кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге баш белгеч-эксперты Марина Мокеева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм инфекцион авыруларга каршы көрәш һәм кисәтү үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, «Новый век» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева, “Сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләр үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы рәисе Андрей Злобин,«Казан марафоны 2016 – Проверь себя» оештыру комитеты директоры Вадим Янгиров журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.