Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгысына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. 52 кеше һәм 1 коллектив бүләкләрне тантаналы төстә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итеп алды.
Парламент башлыгы агымдагы 2015 нче елның, Россиядә катлаулы икътисади шартлар булуга карамастан, төп социаль-икътисади программаларны гамәлгә ашыру күрсәткечләре буенча уңышлы тәмамланып килүе турында белдерде. “Агымдагы ел шулай ук тарихка Бөек Җиңүнең 70 еллыгы буларак кереп калачак. Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур ихтирам күрсәтелә, алар торак белән тәэмин ителә. Хәзер әле безнең арада исән-сау булган ветераннарны халык белән мөмкин кадәр күбрәк очраштырып, сөйләмнәрен радио, телевидениега яздырып калу үтә әһәмиятле. Бу, Россиянең Җиңүгә керткән өлешен түбәнәйтергә, Җиңү бәһасен киметергә теләүчеләр пәйда булган шартларда аеруча мөһим”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул агымдагы елның чираттагы сайлаулар елы буларак истә калачагын да искәртте. “Халыкның 85 процент дәрәҗәсенең сайлау участогына килүе, 94 процент сайлаучының Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирүе - хакимият эшчәнлегенә ышаныч белән каравы, уңай бәяләве билгесе”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, 2015 нче ел барлык иҗтимагый оешмаларның, хакимиятнең, мәдәният хезмәткәрләренең, әдәбият әһелләренең тырышып башкарылган иҗади эшчәнлеге елы буларак тарихка кереп калачак. Ул быел Татарстанда парк һәм скверларны тәртипкә китерү, ямьләндерү юнәлешендә эш башкарылганын шәрехләп, киләсе елның сулыкларны саклау зоналары елы булачагын искәртте, республикадагы сулыкларның зур хәзинә булуына басым ясады.
Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин дөньяда террорчылык дигән афәт киңрәк канат җәяргә омтылуын билгеләп, киләсе елда бу явызлыкка каршы көрәш буенча илләрнең килешү коалициясе барлыкка килер, дип ышанычын җиткерде.
“Әлегә агымдагы елның икътисад күләменең якынча 0,5 процентка кимү күрсәткече белән тәмамлануын фаразлыйбыз. 2016 нчы ел уңышлы булыр дип ышанам. Киләсе елга кабул ителгән бюджетның 75 процент өлеше социаль юнәлешле. Барлык программалар саклап калынды”, - дип төгәлләде чыгышын Ф. Мөхәммәтшин.
Калган бүләкләнүчеләр дә мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде. Алар арасында “ТР ның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булган “Татмедиа” Республика матбугат һәм масаскүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова да бар. “Татмедиа” АҖ генераль директорының басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Әлфия Идиятовага ТР Президенты Рәхмәте игълан ителде.