"Четыре татарина" тамашасы - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Иртәгә, 25 ноябрьдә, 10.00да "Татар-информ" агентлыгында "Четыре татарина"ның яңа тамашасына багышланган матбугат конференциясе була. Аның премьерасы 4 декабрь көнне Казанда узачак. Тамашада легендар команданың элеккеге составы, республика җыелмасы уенчылары һәм кастинг нәтиҗәләре буенча жюри сайлап алган яңа уенчылар да катнаша.

Матбугат конференциясендә ТР КВН клубы президенты, «Шоу «Четыре татарина» проектының җитәкчесе Андрей Кондратьев, команданың элеккеге капитаны Илдар Фәтхетдинов, «Волга-Волга» ВИАның сәнгать җитәкчесе, «Четыре татарина»тамашасының музыкаль продюсеры Антон Салакаев һәм КВН мөхәррире, сценарист Артем Усов катнаша.

Матбугат конференциясендә журналистлар тамашага аккредитация уза алачак. Иң кызыклы сорак авторы билетлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International