19 ноябрь көнне сәгать 11.00дә "Татар-информ" агентлыгы (Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 1 нче кат) чит ил студентларын социальләштерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия форумына багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның сорауларына ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КДЭУның укудан тыш һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ирина Жукова, "ТР Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров җавап бирәчәк.