Казан шәһәрендә XV "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе тәмамланды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтте. Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру, яшь язучыларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру.
15 ноябрь көнне габдулла Тукайның әдәби музеенда мәртәбәле жюри, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан катнашында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Бәйгебезнең җиңүчеләре: Поэзия номинациясе Кызыксындыру бүләге – Ләйсән Минабетдинова (Аксубай районы) Кызыксындыру бүләге – Зөлфия Ибләминова (Буа районы) Кызыксындыру бүләге – Энҗе Нурмиева (Казан шәһәре) III урын – Гөлзилә Гафурова (Балтач районы) III урын – Алия Әбрарова (Аксубай районы) II урын – Рәфидә Вахитова (Кукмара районы) I урын – Ләйлә Хәбибуллина (Буа районы) Проза номинациясе Кызыксындыру бүләге – Миләүшә Нигъмәтуллина (Казан шәһәре) Кызыксындыру бүләге – Лилия Павлова (Түбән Кама шәһәре) III урын – Сөмбел Вәлиева (Саба районы) III урын – Зөһрә Вилданова (Кукмара районы) II урын – Алинә Галиева (Актаныш районы) I урын – Гөлүсә Шиһапова (Чүпрәле районы) Драма номинациясе Кызыксындыру бүләге – Алинә Галиева (Актаныш районы) II урын – Эльза Гыйздәтова (Мөслим районы) Балалар әдәбияты номинациясе Кызыксындыру бүләге – Илназ Хәкимов (Яр Чаллы шәһәре) III урын – Алинә Галиева (Актаныш районы) II урын – Таңсылу Мөхлисова (Мамадыш районы) I урын – Диләрә Сөләйманова (Аксубай районы) Гран-прига Проза номинациясендә иҗат итүче Алмаз Мансуров (Казан шәһәре) лаек булды. Барлык җиңүчеләрне тәбрик итәбез! Киләчәктә дә зур җиңүләр, күңел көрлеге, сәламәтлек теләп калабыз!