"Татар-информ" агентлыгында - рок-н-ролл буенча Дөнья чемпионатына багышланган әңгәмә

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Иртәгә, 3 ноябрьдә, 9.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында рок-н-ролл буенча Дөнья чемпионатына багышланган матбугат конференциясе башлана.
ТР Акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Әмир Харисов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эше бүлеге башлыгы Станислав Андреев, акробатик рок-н-ролл Бөтенроссия ярышлары призеры Максим Локтев, Казанның "ФОКС" акробатик рок-н-ролл клубы клубы тренеры Наталья Рачева журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. 
Искәртеп үтик, Казан янә зур халыкара ярышларны кабул итәргә әзерләнә. 7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласы акроботик рок-н-ролл дөньякүләм үзәге булачак. "Баскет-холл"да Дөнья чемпионаты, шулай ук спортның бу төре буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International