«Татар-информ» агентлыгында Болгар кунакханәсенә иң яхшы исем өчен тавыш бирүгә старт игълан ителә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Иртәгә, 29 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә узачак матбугат конференциясендә конкурс финалчылары Болгар шәһәрендә төзелә торган кунакханәгә иң яхшы исемне презентациялиләр.
Искәртеп үтик, конкурс 11 августта башланды, өч ай дәвамында 185 тән артык исем тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә биш финалчы сайлап алынды. Җиңүче "Татар-информ" МА сайтында ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Журналистларның сорауларына иртәгә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International