“Шәһри Казан” 25 еллык юбилеен бәйрәм итте

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы “Шәһри Казан” үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Хәер, газетаның сигнал саны 1990 елның 17 августында дөнья күрә. Тик рәсми рәвештә ул 10 октябрьдә нәшер ителә башлый. 26 октябрьдәге бәйрәм кичәсе – газетаның 25 еллыгы уңаеннан уздырылган төрле чара, конкурсларга саллы бер нәтиҗә булып торды. Моннан ел ярым элек “Шәһри Казан”ның бизәлеше, битләргә салынышы тулысынча үзгәргән. Бүгенге укучы кыска, җиңел мәгълүматны ярата. Газетага замана белән һәрвакыт бергә атлап барырга кирәклеген яхшы аңлый шәһриказанлылар. Укучылар үз гозерләрен журналистларга хатлар аша юллый. Алар арасында кулдан язылганнары да, интернет аша җибәрелгәннәре дә бар икән. Басманың төп аудиториясе – 35 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләр. “Шәһри Казан” шәһәр газетасы дип саналса да, аны әзерләүче хезмәткәрләр басманы бөтен татар халкыныкы дип атый. 25 еллыкка – 25 кешелек коллектив - “Шәһри Казан” газетасының шушы юбилеен без яңа өметләр белән каршылыйбыз. Бер караганда, 25 ел бик аз кебек, ләкин басма матбугат өчен – шактый зур гомер. Хәзерге вакытта актив рәвештә газетаның интернет-версиясен үстерәбез. Укучыларыбыз газета белән интернет арасындагы бәйләнешне тоядыр. Моңардан китеп булмый, бу кирәк әйбер. Чөнки укучылар интернетка китә, без аларны тотып торырга тиеш. Хәзерге вакытта яңа тема, рубрикалар турында уйланабыз. “Шәһри Казан” үзенең юбилеена ныклы коллектив белән килеп керде, дип горурланып әйтә алам. Хезмәткәрләрнең һәрберсе җан җылысын биреп эшли, – дип сөйләде “Intertat.ru” хәбәрчесенә газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. Газета 25 еллык юбилеен 25 кешелек коллектив белән каршы ала. Бу, әлбәттә, басма өчен символик мәгънәгә ия. Элек “Шәһри Казан”да 50-60 кеше эшләгән вакытлар да булган. Ләкин бүгенге журналист мобиль булырга тиеш, ул күп функцияләрне үтәргә сәләтле. 25 еллык тарихы булган басмада татар халкының атаклы әдипләре, каләм осталары эшләгән. Мөдәррис Әгъләм, Вакыйф Нуриев, Госман Садә, Роберт Әхмәтҗанов, Гәрәй Рәхим, Әгъзәм Фәйзрахманов кебек олпат затларыбызның хезмәт юлларының бер өлеше нәкъ менә әлеге басма белән бәйле. «Шәһри Казан» тарихында биш баш мөхәррир алышына. Тик шулай булуга карамастан, максат һәрвакыт бер булып калган: укучыга һәм милләткә хезмәт итү. Хәтта элеккеге һәм бүгенге темалар да аваздаш. Милли тәрбия, балалар тәрбиясе, иҗтимагый-социаль мәсьәләләр, милли үзаң – шушы темалар газетада “мәңгелек” темалар булып кала. «Кызганыч, хәзерге укучы җиңелрәк темаларны ярата. Аларга шоу-бизнес, ир-хатын мөнәсәбәтләре, “сабын опералары” кирәк. Ләкин без алар артыннан гына барырга түгел, үзебез артыннан ияртергә дә тиешбез. Катлаулы темаларны да укучыга аңлаешлы гади тел белән язарга тырышабыз. Безнең газетаның девизы да “Синең өчен – синең турында”. Бездә бөтен нәрсә гади укучы күзлегеннән анализлана. 70 яшьлек авыл әбисе теге яки бу законның ни өчен кабул ителгәнлеген, нәрсәгә хезмәт иткәнлеген аңларга тиеш», – ди баш мөхәррир. “Диван редакциясе»н республика җитәкчелеге котлый Газетаны бәйрәме белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да килгән иде. - Депутатларча әйтсәк, яңа “чакырылыш»ның элек эшләгән журналистларга хөрмәт белән каравы аеруча мөһим. Күпмилләтле Татарстанның тормышын яктыртып, матур итеп эшләргә язсын, – диде ул чыгышында. «Татмедиа» Татарстан республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "Шәһри Казан" журналистларына, хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре тапшырды. Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова исә республика Премьер-министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. - Миңа барлык биш баш мөхәррир белән эшләү бәхете тәтеде. Бүгенге бәйрәмнең лозунгы итеп “Без сезнең турында язабыз, хәзер безне карагыз” дигән сүзләрнең сайлануы да юкка түгел. Чөнки редакция коллективы көн саен армый-талмый эшли, газета номеры ничек чыгар икән, дип борчыла. Бүген алар үзләрен күрсәтә. Киләчәктә 50 яшьлек юбилеегезны да билгеләп үтәргә язсын, – дип котлады “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Бәйрәм дәвамында редакция тарихындагы кызыклы вакыйгаларга да тукталдылар. "Шәһри Казан" редакциясен элеккеге елларда «диван редакциясе» дип атаганнар икән. Чөнки анда кәнәфиләр бик күп булган. Кайбер журналистларга, төнгә кадәр эшләү сәбәпле, бу диваннарда кунып калырга да туры килгән. Кичәдә шулай ук татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясады. 25 яшьлек «Шәһри Казан» әле яшьлекнең матур мизгелендә генә. Басманың гомер уртасына да тугъры укучылары белән бергә керергә язсын дигән теләкләр яңгырады бәйрәмдә. Ә шәһриказанлылар үзләре киләчәктә тагын да үсәргә, укучылар санын саклап калырга дигән планнар белән яна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International