Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәза - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
"Татар-информ" агентлыгында иртәгә, 27 октябрь көнне 10.00дә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзаларның котылгысызлыгы һәм дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасының эшләү тәртибенә багышланган матбугат конференциясе була. Журналистларның сорауларына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов җавап бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International