«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантансы узды

2015 елның 23 октябре, җомга
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмләр залында “АРТ –галерея. Казан” күргәзмәсе кысаларында «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантансы узды. 

Әлеге чара кысаларында фотоконкурста җиңү яулаган фотографияләрдән төзелгән күргәзмә дә урнаштырылган иде. Әйтеп узарга кирәк, быел күргәзмәгә Россиянең 49 төбәгеннән 1900 артык фото җибәрелгән иде. Күргәзмәдә җиңүчеләрнең фото эшләрен тәкъдир итү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International