2015 елның 17 августыннан 17 сентябренә кадәр дәвам иткән фотоконкурска быел Россиянең 49 төбәгеннән 1900 гә якын эш кабул ителде. Конкурска Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Коми республикасы, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Самара, Свердлау, Кемерова, Владимир һәм башка өлкәләрдән фотографияләр килде. Әлеге чарага кабул ителгән кайбер эшләр фотокүргәзмәдә урын алачак. Күргәзмә җиңүчеләрне тәбрикләү көнендә ачыла.
Конкурс җиңүчеләре турында мәгълүмат: http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/protokol-itogovogo-zasedaniya-konkursnoy-komissii.htm