«Татар-информ» агентлыгында - билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатына багышланган матбугат конференциясе

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Иртәгә, 15 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатына багышланган матбугат конференциясе үткәрелә. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре, федераль спорт оешмалары вәкилләре, Европа һәм Дөнья чемпионнары катнаша.
Искәртеп үтик, Казан билбаулы көрәш буенча Россия һәм Дөнья чемпионатларын оештыру хокукын алды. Спорт ярышлары Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән узачак.
Оештыру комитетын ТР Билбаулы көрәш федерациясе президенты, вице-премьер һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли. 35 илдән 400 көрәшче катнашуы көтелә. Татарстан командасы 60 спортчыдан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International